Укытучым — ин, кадерле кешем!

5 октябрь – Укытучылар көне! Укытучы! Ә кем соң ул? Гомерен балаларга багышлаган, шушы мактаулы эшкә бар күңелен, йөрәк җылысын салган, тынгысыз, көчле рухлы кеше ул. Әлеге һөнәр, беренче чиратта , сабырлык, түземлек сорый. Икенчедән, балаларга карата олы мәхәббәт таләп итә. Киләчәктә нинди генә уңышларга ирешсәк тә, уңышларларыбызның башында укытучыбыз тора. Иң беренче мәктәп бусагасын атлап кергән көннән алып, зур тормышка озатып соңгы кыңгырау чыңлаган көнгә кадәр безнең янәшәбездә һәрчак яраткан укытучыбыз атлый.Алар безне белем дөньясына алып керә, яхшыны яманнан аерырга, хезмәтне яратырга өйрәтә.
Йомшак күңелле, сабыр,тирән белемле һәм хөрмәткә лаек барлык укытучыларыбызны һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйбыз! Сезгә бәхетле озын гомер, күтәренке кәеф, ныклы сәламәтлек, тыныч көннәр һәм өметле киләчәк телибез.