Ураза бәйрәм

21 апрель бөтен дөнья мөселманнары Ураза гаетен бәйрәм итә.
Сезне ихлас күңелдән изге бәйрәмебез – Ураза гаете белән тәбрик итәбез. Бу изге һәм шатлыклы бәйрәм көннәрендә барча мөселманнарга исәнлек-саулык, хәерле бәйрәм көннәре теләп калабыз.
Дөньяларыбыз тыныч, табыннарыбыз мул, якын кешеләребез һәрчак янда булсын!
Бүген авылдашларыбыз гает намазына мәчеткә җыелдылар. Бәйрәмгә килүчеләрне авылның имам – хатибы С.С.Вагапов, Новотроицкий авыл советы биләмәсе башлыгы Н.Ш.Шайхутдинов, авыл старостасы И.Х.Файзуллин  котлады. Мәчеттән чыгучыларга бәйрәм чәе әзерләнде. Бәйрәмне оештыруда акчалата ярдәм күрсәткәннәре өчен Илүс Рафик улы Якупов һәм Әлфир Рамил улы Ганиевка зур рәхмәт белдерәбез. Шулай ук чәй табынын әзерләшүдә катнашкан барлык авылдашларга —  зур рәхмәт.

300 елга якын эшләп килгән мәчетебезнең, алдагы елларда да ишекләре ачык булыр дигән ышанычта калабыз.