Чиста һәм матур булсын!

Өмә ул – бердәмлек, дуслык, ярдәмләшү. Ул – безнең борынгы йолаларыбызның берсе. Күп көч һәм вакыт сорый торган эшләрне халкыбыз гомер-гомергә күмәкләшеп, өмә ясап башкарган.  Авылдашлар өмә белән зират чистарта, мәчетләрне юа.

12 апрельдә Бәрсүәнбаш авыл мәчетендә дә өмә үтте. Өмәгә килгән авылдашлар  мәчет яннарын, территориясен җыештырдылар , мәчет бинасының эчке өлешен юдылар.

Шундый өмәләр елның елында үткәрелә.

Өмәгә килгән барлык авылдашларга зур рәхмәтебезне белдерәбез. Аларга исәнлек-саулык телибез. Изге Рамазан аенда башкарган эшләрегез савапка булсын.