Өмә ул – бердәмлек, дуслык, ярдәмләшү. Ул – безнең борынгы йолаларыбызның берсе. Күп көч һәм вакыт сорый торган эшләрне халкыбыз гомер-гомергә күмәкләшеп, өмә ясап башкарган. Авылдашлар өмә белән зират чистарта, мәчетләрне юа.
12 апрельдә Бәрсүәнбаш авыл мәчетендә дә өмә үтте. Өмәгә килгән авылдашлар мәчет яннарын, территориясен җыештырдылар , мәчет бинасының эчке өлешен юдылар.
Шундый өмәләр елның елында үткәрелә.
Өмәгә килгән барлык авылдашларга зур рәхмәтебезне белдерәбез. Аларга исәнлек-саулык телибез. Изге Рамазан аенда башкарган эшләрегез савапка булсын.