Хәтер бизәге

1 март көнне Бәрсүәнбаш авыл клубында район мәдәният хезмәткәрләренең чираттагы семинары булып үтте. Кунакларга безнең коллектив  матур йола бәйрәмнәребезгә багышланган “Хәтер бизәге” дип исемләнгән тамаша тәкъдим итте. Әби-бабаларыбызнын, әти-әниләребезнен, узебезнен яшьлегебезгэ кайтып әйләндек. Алар уйнаган уеннарны искә төшердек. Борынгыдан килгән йола бәйрәмнәребез онытылмасын, буыннан – буыннарга күчә килсен иде.

Бу чарада катнашкан авылдашларыбыз: Гүзәл һәм Алберт Хамитовлар, Рәсимә һәм Шәрифулла Асфандияровлар, Албина һәм Кәүсәр Хайруллиннар, Рәйфә Назырова, Сания Хусаинова,Галимә Пестрикова,Рәзит Якупов,ЗөлфияМустафина,Гүзәлия Валеева, Рәмилә Насырова. Сезгә зур рәхмәтләремне белдерәм.  Горный мәдәният йорты директоры МәмдүдәЗиянгирова, художество җитәкчесе Анжела Бигишева, Гүзәл Хисамовага, сәхнә костюмнары өчен рәхмәт.

Хезмәттәшләремә исәнлек- саулык, эшләрендә уңышлар телим.